Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2025 елның 13 февралендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрә

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында, 2025 елның 13 февралендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.

«Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» ндә эшмәкәрләрне алдан язылу буенча Лаеш ТО-сында 8(84378)2-80-92 (Лаеш), 8(84367)3-02-31 (Питрәч), 8(84361)2-12-08 (Балык Бистәсе) телефоннары буенча кабул итәләр (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 17.00 гә кадәр; җомга 10.00 дән 15.45 кә кадәр, төшке аш вакеыты 12.00 дән 12.45 кә кадәр). Безнең сайт www.16.rospotrebnadzor.ru һәм www.rpn.tatarstan.ru.

Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.

Лаеш ТО эшкуарларны түбәндәге адреслар буенча көтә: Лаеш ш., Маяковский ур., 19а йорт, Питрәч авылы, Совет ур., 20 йорт, Балык Бистәсе ш. т. п., Сосновая ур., 2 йорт

 

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!

Без сезне «Бердәм ачык ишекләр көне»нә алдан язылу буенча консультациядә көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International