Питрәч авылында янгын частен карадылар. Ирек Илгизович коллектив, бина һәм техника торышы белән танышты. Шулай ук Ленино-Кокушкино авылының янгын сүндерү бүлегендә алып барыла торган ремонт эшләре барышын да тикшерделәр. Быел район бюджетыннан 31 янгын сүндерү гидранты һәм 2 пирс төзү һәм ремонтлау өчен акча бүленәчәк.

