Чарада район башлыгы Рәис Сөләйманов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Очрашуда агымдагы елда эшмәкәрләргә мөмкин булган актуаль ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.
Очрашуда катнашучылар үз бизнесларының нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра алырлык яңа программалар, банк продуктлары һәм типик карарлар турында мәгълүмат алдылар. Фикер алышу барышында эшмәкәрләр шулай ук министрлык вәкилләренә үз сорауларын бирә һәм кызыксындырган темалар буенча аңлатмалар ала алдылар.
"Мондый очрашуларның бурычы-федераль һәм республика дәрәҗәсендә гамәлдә булган ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерү. Сезнең планнарыгыз турында белергә һәм бу планнарны тормышка ашыруга ярдәм итәргә», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Олег Пелевин, эшмәкәрләрне Министрлыкның Питрәч районы бизнес-ширкәтләренә һәрьяклап ярдәм итүне дәвам итәргә әзер булуына ышандырды.
