Питрәч муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2025 елның 18 апрелендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздырырга планлаштыра: Питрәч авылы, Совет урамы, 18 йорт, конференц-зал.
 
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International