2 нче номерлы Питрәч мәктәбе базасында "Имин көпчәк" хәрәкәте яшь инспекторларының район конкурсы узды.

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Конкурста ЮИДның 12 отряды катнашты.

 Конкурс сынаулары 5 этаптан узды:
📍1 этап Юл хәрәкәте кагыйдәләре белү
📍2 этап Беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белү
📍3 этап Велосипны фигуралы йөртү 
📍4 этап Тормыш иминлеге нигезләре
📍5 этап Бергә - юл хәрәкәте иминлеге өчен.

Конкурста катнашу йомгаклары буенча 1 нче урынны Татар Тау Иле мәктәбе командасы алды, ул безнең районны республика этабында тәкъдим итәчәк👏👍

Икенче урында - 1 нче номерлы Питрәч мәктәбе👏
Өченче урында - Иске Шигали мәктәбе👏

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International