Питрәчтә хокукый ярдәм көне узачак

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Питрәч авылы, Почта урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Балалар иҗаты йортында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү максатында консультацияләр узачак. 
 
Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International