Туристлык сезоны башлануга Мегафон М-7 «Волга» һәм М-12 «Восток»автомобиль юллары участокларында өстәмә база станцияләрен эшләтеп җибәрде. Җайланма Казан — Чаллы маршруты буенча сәяхәт итүче машина йөртүчеләр һәм пассажирлар өчен мобиль интернет өслеген һәм тизлеген арттырырга мөмкинлек бирде.
Питрәч районында Екатериновка, Балык Бистәсе районында Бикчурай, Мамадыш районында Түбән Сөн, Алабуга районында Чирше авыллары янында өстәмә элемтә инфраструктурасы төзелде. Бу участоклар Казан — Екатеринбург — Төмән транспорт коридоры составына керәчәк.
Моннан тыш, 70 Мбит/с кадәр тизлектә мәгълүматларны мобиль тапшыру кулланучыларга яңа юнәлештә — Тукай районының Борды авылы янындагы кисемтәдә Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узуда мөмкин булды. Моңа кадәр шундый ук элемтә объекты Лаеш районының Сапуголи авылында М-12 чишелеше янында барлыкка килгән иде.
Оператор LTE технологиясе ярдәмендә база станцияләрен өслек җитәрлек булмаган яки гамәлдәге җиһазларның югары йөкләнеше күзәтелгән урыннарда эшләтеп җибәрде.
"Юлларда сыйфатлы элемтә-уңайлылык һәм куркынычсызлык мәсьәләсе. Мондый проектлар ярдәмендә без цифрлы сервисларга өзлексез керү мөмкинлеген тәэмин итеп кенә калмыйбыз, ә трассалар буендагы торак пунктларның элемтәләрен арттырабыз, аларны үстерү өчен шартлар тудырабыз һәм цифрлы тигезсезлекне бетерәбез», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
Апрельдә М-12 трассасының Татарстан кисемтәсендә интернет-трафик узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 71% ка арткан. Барыннан да элек, бу «Восток»та транспорт агымының артуы белән бәйле. Автосәяхәтчеләр юлда интернеттан интенсив файдалана, шулай ук магистральләр буйлап урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр дә онлайн-активлык динамикасына зур өлеш кертә.