Җиңү көненә районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган барлык һәйкәлләр дә ремонтланачак

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Район башлыгы Рәис Сөләйманов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысаларында шундый карар кабул итте.

Ремонт районыбызның 21 авыл җирлегендә урнашкан 34 һәйкәл һәм стелага кагылачак. Шулай ук барлык объектларда да җыештыру эшләре башкарылган һәм видеокүзәтү оештырылган. Бу аларны тәртипкә китерергә һәм бәйрәмгә лаеклы күренеш тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу максатларга финанслау район бюджетыннан каралган.
Шулай ук 2025 ел дәвамында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 30 яңа стела төзеләчәк. Өч яңа һәйкәл 9 Май алдыннан ачылачак.
 
Узган ялларда Кобәк һәм Кавал авылларындагы яңа һәйкәлләргә агачлар утыртылды. Акциядә яшь армиячеләр, мәктәп коллективлары, авыл мәдәният йортлары һәм җирле халык катнашты.
 
Историче исегезгә төшерәбез, тарихи хәтерне саклау максатыннан, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, ветераннарга рәхмәт йөзеннән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын танып, 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International