
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2025 елның 19 маеннан 2 июненә кадәр «суд приставлары — балаларга»Бөтенроссия акциясе уздыра. Чара Россиянең барлык төбәкләрендә, Татарстан Республикасын да кертеп, узачак һәм алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм җәмәгатьчелек игътибарын балалар хокукларын яклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда бүгенге көндә 14 меңнән артык кеше алимент йөкләмәләре буенча бурычлылар исемлегендә санала. Акция кысаларында суд приставлары түләмәүчеләр адреслары буенча рейдлар үткәрәчәк, предприятиеләр бухгалтерияләрен бурычлыларның хезмәт хакыннан алимент тотып калуның дөреслеген тикшерәчәк, шулай ук мәҗбүри башкару чараларын көчәйтәчәк. Алар арасында: милекне арестка алу, РФ чикләреннән чыгуны чикләү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту, шулай ук эшсез бурычлыларны эшкә урнаштыру өчен мәшгульлек үзәкләренә җибәрү.
Моннан тыш, ведомство хезмәткәрләре ачык һәм агарту чаралары оештыралар, анда алимент түләтү буенча эш нәтиҗәләре һәм балалар хокукларын яклауның уңышлы мисаллары турында сөйләячәкләр.
Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе искә төшерә: алимент бурычын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
расписка белән взыскательнең шәхсән үзенә;
түләтүченең банк счетына түләүнең билгеләнешен күрсәтеп;
- суд приставлары хезмәтенең депозит счетына;
- дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша.
Түләгәндә суд приставына шәхсән хәбәр итәргә һәм түләү документын бирергә кирәк. Югыйсә, закон нигезендә мәҗбүри түләтү чаралары кулланылачак.
«Суд приставлары — балаларга» акциясе-балаларның лаеклы карау һәм бәхетле балачакка хокукларын тәэмин итүгә бер адым. Бурычлыларны үз бурычларын вакытында үтәргә чакырабыз!
Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәте матбугат хезмәте