
Питрәч авылының балалар шәһәрчегендә балаларны китап укырга кызыксындыру һәм китапханәгә яңа укучылар җәлеп итү өчен «Китап конфетти» реклама акциясе үткәрделәр. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә әдәби сорауларга җавап бирергә һәм татлы презент алырга тәкъдим ителде.
Район үзәгенең «Дуслык» паркында француз язучысы Антуан де Сент Экзюпериның тууына 125 ел тулуга багышланган «Кечкенә принц планетасы» дигән әдәби дилижанс оештырылды. Китапханәче авызыннан балалар язучы – очучының тормышы һәм иҗаты, «Нәни принц» повесть – әкиятен язу тарихы турында кызыклы фактлар белделәр. Шулай ук әдәби дилижанста катнашучыларга «иң акыллы» интеллектуаль уенда катнашырга тәкъдим ителде.
Татарст Татарстанның барлык җәйге вакыйгалары: leto2025.tatar/