
Юбилей көнендә Брест крепостенең легендар яклаучысы кабере янына ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, "Рус җәмгыяте" әгъзалары, "Брест Крепость-герой" мемориаль комплексы хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре, өлкә яшьләр патриотик үзәге вәкилләре җыелды.
Мәртәбәле кунаклар арасында - Татарстан Республикасының Белоруссиядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кашапов, РФ Генераль Консуллыгының Бресттагы вице-консулы Роман Титов.
