Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программага кертелгән һәм сайлап алуда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар белән очрашты. Республика программасында катнашу өчен барлыгы 1600дән артык татарстанлы гариза биргән.
Питрәч районыннан финалга ике СВО ветераны - Дмитриев Кирилл Николаевич һәм Гаврилин Николай Александрович үтте.
Республика башлыгы СВО сугышчыларының белемнәре һәм тәҗрибәләре, иптәшләренә ярдәм итәргә һәм Ватанны сакларга әзер булулары куелган бурычларны үтәргә мөмкинлек бирәчәген ассызыклады. "Безнең бурыч - хәрбиләрнең, СВО ветераннарының гаиләләренә ярдәм итү, төрле яклап ярдәм күрсәтү. Моны барыннан да бигрәк сез аңлыйсыз. Шуңа күрә безнең командада тиешле тәҗрибәле кешеләр булу бик мөһим. Без сезнең белән горурланабыз!", – диде ТР Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, бу ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Программа ветераннарга һәм СВОда катнашучыларга дәүләт һәм муниципаль идарә системасында перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.