
Барыгызны да ихлас күңелдән искиткеч бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Гаилә - бар нәрсәнең нигезе ул: без гаиләдә үсәбез, шәхескә әвереләбез. Бу кешедә булган иң кыйммәтле, иң мөһим һәм нәзберек әйбер.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, безнең республикада меңләгән матур һәм тату гаилә яши – бу күп балалы һәм тәрбиягә алган гаиләләр, хезмәт һәм фәнни династияләр. Питрәч районы да ныклы гаиләләре белән дан тота, алар бер-берсен хөрмәт итәләр, гореф-гадәтләрне кадерлиләр һәм матур балалар тәрбиялиләр.
Һәрберебез өчен гаилә һәрвакыт ышанычлы тыл булуын телим. Гаиләләрегездә аңлашу һәм ярдәмләшү хөкем сөрсен, өйләрегездә балалар көлүе яңгырасын, барлык башлангычларда өлкәннәрнең зирәклеге ярдәм итсен!