Җитештерү "Светофор" кибете бинасында җайга салынган. Биредә 20 дән артык эш урыны булдырырга һәм аена 60 мең эшләнмә әзерләргә планлаштыралар.
Тегү цехы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Гыйниятуллин булды. Ул җитештерү җитәкчеләре Айсылу Гобәйдуллина һәм Алексей Дмитриев белән танышты.
Эшмәкәрләр киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Беренчел бурыч - хезмәткәрләр җыю. Әгәр бу сезнең өчен актуаль икән, Питрәчтә яңа тегү цехына мөрәҗәгать итегез!