Районның яңа республика программасы кысаларында модернизацияләнә торган коммуналь инфраструктура объектларын комиссион йөреп чыктылар. Эшләрнең барышы район башлыгы Рәис Сөләймановның аерым контролендә!

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Питрәчтә аеруча авария хәлендәге участокларда суүткәргеч торбаларын алыштыру эшләре алып барыла. Авылның 15 урамында эшләр башкарылачак. 7850 м суүткәргечне алыштырасы бар. Бүгенге көнгә 3000 метрга якын кое салынган һәм 15 кое куелган,  4 янгын гидранты урнаштырылган.

Гильдеево һәм Беренче Май авылларында яңа су башнялары төзелә. Аларны сентябрьгә кадәр эшләтеп җибәрәчәкләр.

Кощаково авылында 3 урамда: Логинов, Үзәк, Мәктәп (өлешчә) урамнарында тузган су агызу линияләрен алыштыру эшләре алып барыла.

Ленино-Кокушкино авылында КНС (канализация-насос станциясе) төзекләндереләчәк һәм Питрәчтә (Осиновский) яңасын төзиячәкләр. Хәзер әзерлек эшләре алып барыла.

Яңа линияләргә тоташканда авылда су белән тәэмин итүне вакытлыча өзәргә туры килә. Бу эшкә аңлап каравыгызны сорыйбыз! Бу бит киләчәктә су белән тәэмин итү системасын яхшырту һәм авария хәлендәге хәлләрне бетерү өчен эшләнә!

«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасы Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылды һәм 2025 елда старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International