
Гомуми файдаланудагы юлларда спорт инвентарен (питбайкларны, кроссовларны һәм эндуроларны) куллану фактларын ачыклауга аерым игътибар биреләчәк, бу гамәлдәге законнарны тупас бозу булып тора.

Балигъ булмаганнарның мототранспорт чаралары белән идарә итү фактлары аеруча борчу тудыра. Социаль челтәрләрдә төнлә питбайк тавышына уңайсызлык тудырган кешеләрдән мөрәҗәгатьләр дә бар: олы яшьтәге һәм кечкенә балалар курка, йоклый алмый!
Төнлә шулай ук тәртип бозучыларны ачыклаячаклар. Ата-аналар балаларны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылачак.