Богородский авылында авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды.

2025 елның 8 августы, җомга

Тантаналы ачылышта район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

"Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы һәм һәрьяклап ярдәме белән республикабызда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән максатчан программалар эшли. Юлларны һәм ишегалларын төзекләндерү, социаль объектларны, коммуналь инфраструктураны ремонтлау эшләре алып барыла, үзара салым программасы гамәлгә ашырыла. Башкарма комитет бинасын да шундый программаларның берсе буенча төзеделәр. Богородский авыл җирлеге безнең районда иң зур һәм халык тыгыз урнашкан җирләрнең берсе булып тора (2025 елның 1 мартына 24656 кеше). Биредә үз җирлекләрен үстерү белән кызыксынган бик актив кешеләр яши. Хәзер халыкның мөһим мәсьәләләрен уңайлы хәл итеп булачак", - диде Рәис Әхтәмович үз чыгышында.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә Питрәч районында 3 бина ремонтланган һәм 2 бина төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International