«Мишә» универсаль спорт залында физкультурачылар Көненә багышланган чара узды.
Анда ветераннар, спорт мәктәбе тренер-укытучылары, мәктәпләрнең физкультура укытучылары, районыбызның спорт объектлары һәм корылмалары хезмәткәрләре чакырылган иде.
Һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова, спорт бүлеге җитәкчесе Илнур Чемеров һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарья Юматова котладылар һәм төрле бүләкләр тапшырдылар.
