Район башлыгы Рәис Сөләйманов халыкны Питрәч районының 95 еллыгы белән котлады!

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Кадерле питрәчлеләр! Сезне Питрәч районының 95 еллыгы белән котлыйм!

Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде, ләкин бер генә нәрсә үзгәрешсез калды - яшәүчеләрнең үзләре яшәгән урынга мөнәсәбәте. Питрәч районы - төрле милләт һәм дин кешеләрен, язмышларын, характерларын, буыннарын бербөтен итеп берләштерүче уртак йорт ул.

Безнең горурланырлык, кемне данларлык, хәтерләрлек һәм хөрмәт итәрлек нәрсәләр бар. Бу көнне районга нигез салу башында торган, аның үсешенә үз өлешләрен керткән, Бөек Ватан сугышы аша узган, сугыштан соңгы авыр елларда районны торгызган һәм үстергән кешеләрне рәхмәт белән искә алабыз.


Гомер-гомергә төп байлык булып хезмәт сөючән, талантлы, максатчан һәм туган якларын чын күңелдән яратучы район халкы тора. Бүген без сезнең белән бергә Питрәч районы тарихының яңа битләрен язабыз, аны яңа вакыйгалар, даталар һәм исемнәр белән тулыландырабыз.

Барыгызга да нык сәламәтлек, игелекле һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм районыбыз хакына алга таба да уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International