Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч районында булды

2025 елның 10 августы, якшәмбе

Район кырлары өстеннән очып узганда ул урып-җыю эшләренең барышын тикшерде, ул бездә 30% ка төгәлләнгән. Чәчүлек мәйданы 54,6 мең га тәшкил итә. Районда эре мөгезле терлекләр саны 9 меңнән артык. Терлекчелек буенча фермер хуҗалыкларының артуы һәм шуның белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кимүе күзәтелә.

Рөстәм Нургалиевичны Питрәч районы территориясендә эшчәнлек алып баручы эре авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре белән таныштырдылар.

Шулай ук, Татарстан Рәисе район активы белән очрашты. Аралашу барышында ул халыкның социаль объектлар төзүгә сорауларын исәпкә алып, инфраструктураны яхшырту буенча кайбер программаларның гамәлгә ашырылуына игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International