Республика Рәисенә җитештерү технологиясе турында сөйләделәр һәм чыгарыла торган продукцияне күрсәттеләр.

Предприятие тимер-бетон эшләнмәләр заводлары һәм авыл хуҗалыгы тармагы өчен җайланмалар, корыч кою продукциясе һәм чуеннан эшләнмәләр чыгара, шулай ук газ, нефть, нефть химиясе һәм сәнәгатьнең башка тармаклары объектлары өчен җайланмалар проектлый һәм җыя.