Барлыгы 20 тонна кирәкле йөк җыелган, аңа гумпомощь һәм исем посылкалары кергән. Болар-азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена әйберләре, кием-салым, төзелеш кораллары һәм материаллары, җылылык пушкалары, бензин пычкылары, техника өчен запас частьләр һ. б.
Районның Көмеш (Серебряные) волонтерлары 40 маскировка челтәре ясаган. Алар хәрбиләргә һәрвакыт кирәк. Алар блиндажларны һәм техниканы каплау өчен кулланыла.
"Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга зур рәхмәт! Битараф булмаган халыкны да, иганәче - безнең район эшмәкәрләрен дә, маскировка челтәрләре үргән волонтерларны да билгеләп үтәсе килә! Район оешмалары һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре һәрвакыт зур активлык күрсәтәләр. Йөк ташуда катнашучыларга рәхмәт белдерәм! Сез зур эш эшлисез! Безнең егетләр безгә мохтаҗ!",- диде район башлыгы Рәис Сөләйманов.
