Бүген без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез

2025 елның 22 августы, җомга

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм бердәмлекне, горурлыкны һәм Ватанга мәхәббәтне символлаштыра. Ул безгә мәдәниятләрнең байлыгын, илебезнең көчен һәм абруен искә төшерә.

 

Безнең триколор   - ул безнең тарихыбыз, ата-бабаларыбызның батырлыклары һәм буыннар хәтере, спортчыларның һәм галимнәрнең казанышлары, бөек шагыйрьләрнең, рәссамнарның һәм музыкантларның иҗади мирасы. Аның төсләре намуслылыкны, тугрылыкны, батырлыкны символлаштыра. Бу сыйфатлар безнең күпмилләтле халкыбызга тарихи яктан хас.

Барыгызга да игелек, иминлек, тынычлык һәм уңышлар телим! Безнең триколор көчле ил өстендә җилфердәсен, ә безнең йөрәкләрдә Россия өчен горурлык хисе яшәсен🎈

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International