«Царево» ТК һәм Көек авылы лицейларында тантаналы рәвештә портфельләр тапшырдылар.
Акцияне хуплаган һәм мәктәп рюкзаклары алуда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.
Көек авылында портфельләр тапшыруда район башлыгы Рәис Сөләйманов һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.


Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында районыбызның 600дән артык баласы портфельләр алачак. Болар – 2-11 сыйныф укучылары - СВОда катнашучыларның балалары, СВОда катнашучыларның һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең беренче сыйныф укучылары.