

Район башлыгы Рәис Сөләйманов «Усадьба Царево» торак комплексында «Прогресс» күп профильле лицеенда булды.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Герое Иван Алексеевич Додосовның әнисе Татьяна Николаевна белән бергә балаларны яңа уку елы башлану белән котладылар.
"Кеше нинди генә уңышларга һәм биеклеккә ирешмәсен, аларга ирешү мәктәптән башлана. Нәкъ менә мәктәптә без дөньяны һәм үз-үзебезне аңлыйбыз. Быел мәктәпләрдә республика программасы буенча һәм җирле бюджет хисабына капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре башкарылды. Яңа уку елына район 3 яңа автобус алды. 3 тукталыш павильоны җиһазландырылды, 1се яңартылды. Бу эшләр республика җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды һәм балаларыбыз уңайлы һәм куркынычсыз шартларда укысын өчен башкарыла», - дип билгеләп үтте Рәис Әхтәм улы үз чыгышында.
Ул педагогларга һөнәри уңышлар, укучыларга – хезмәт сөючәнлек, максатка ирешүдә тырышлык, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык, балаларының уңышларыннан һәм җиңүләреннән шатлануларын теләде.