Бүген Питрәч районының барлык мәктәпләрендә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган бердәм класс сәгатьләре уздырыла. Шундый чараларның берсен Беслан корбаннары истәлегенә багышланган, Россия Герое И.А. Додосов исемендәге 1 нче номерлы Питрәч урта мәктәбенең 4 д сыйныф җитәкчесе М.П. Вострова үткәрде. Ул 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан мәктәбендә булган куркыныч вакыйгалар турында сөйли. Балалар һәлак булган балаларны һәм өлкәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннары "Тынычлыкка - әйе!" "Террорга - юк"! эмблемаларын ясадылар. Чарада терроризмга каршы комиссия секретаре Валентина Урысова балалар алдында чыгыш ясады.