Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мэрхэмэт – Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә мәгариф мәсьәләләре буенча (мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ялны оештыру) халык өчен "Кайнар линия" телефоны
2025 елның 23 сентябрендә мәгариф мәсьәләләре (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ялны оештыру)буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү проблемалары һәм тәртибе турында;
- җәйге ялны оештыру турында;
- чыгарылыш имтиханнарын оештыру турында.
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71,
WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 917 220-94-36
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
«Мэрхэмэт – Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре,
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты,
Татарстан Республикасы Прокуратурасы,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы,
Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитеты