2025 ел башыннан Социаль Фондның төбәк бүлеге Республика медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр рәвешендә 3022,2 млн сумнан артык акча күчергән. Ай саен мондый ярдәмне 30,4 меңнән артык сәламәтлек саклау системасы хезмәткәре ала.
Бу ярдәм чарасы табиблар һәм беренчел звено һәм ашыгыч ярдәмнең урта персоналы өчен аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә алар беренче булып пациентлар белән очраша һәм көн саен югары йөкләнеш белән эшли. Түләүләр медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр үзгәреп тора.
Түләүләрне тәҗрибәле хезмәткәрләр дә, вакантлы вазыйфаларга беренче тапкыр килгән яшь табиблар һәм шәфкать туташлары да ала.
Медицина учреждениеләре ай саен хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзи, анда хезмәткәрнең мәгълүматлары, түләү суммасы һәм ул исәпләнгән күрсәткечләр күрсәтелә. Банк счетларына күчерү СФР бүлеге тарафыннан җиде эш көне дәвамында башкарыла, ә хәбәрнамә «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетка килә.
Махсус социаль түләүләр тулы булмаган көн эшләүче медикларда саклана. Бу акчаларга керем салымы салынмый һәм уртача хезмәт хакын исәпләгәндә исәпкә алынмый.
"Бүген дәүләт табибларга һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә аерым игътибар бирә, чөнки нәкъ менә алар кешеләргә ярдәмгә беренче булып килә. 2025 ел башыннан гына да безнең бүлекчә республика медикларына 3022,2 млн сумнан артык акча күчерде. Махсус түләүләр медикларның хезмәтенә ярдәм итәргә һәм яшь белгечләрне һөнәрләрендә калырга этәрергә мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).