26 сентябрь төнендә Татарстан территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта 0.-2˚ кырау төшүе ихтимал.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Һавада һәм туфрак өстендә кырау төшкәндә халыкка киңәшләр.
Кырау төшү сәбәпле авыл хуҗалыгы культураларына – чәчәкләргә һәм орлыклы җимеш культураларының бәбәкләренә һәм җылыны яратучы үсемлекләргә зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау чараларын күрергә киңәш итә. Яшь үсентеләрне кыраудан коткаруның бакчачылар тарафыннан иң практик һәм еш кулланыла торган ысулы – үсемлекләрне каплау. Материал җылылык үткәрмәүчән булырга тиеш (тупас гофрланган кәгазь, пленка, салам яки камыш саплары). Культураларны кыраудан төтенләтү (төтәсләү) ярдәмендә дә саклап булыр, моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәрен кулланыгыз. Төтен шашкасы чәчәк ата торган агачка зыянсыз булган, янганда күп төтен чыгара торган матдәләр катнашмасы белән тутырылган. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәрен әзерләү өчен юеш салам, чыбык-чабык, үлән, торф, яфраклар, пычкы чүбе, чүп үсемлекләре, көнкүреш чүбе – әкрен янучы (көйрәүче) һәм күп төтен чыгарган һәрнәрсә кулланыла (өстән дымлы материаллар салырга мөмкин). Эш шунда: бакчаны кыраудан ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм җиргә артык суынырга – үз җылысын бирергә мөмкинлек бирми.
Теләсә нинди бәла-каза килеп чыкса, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.