Питрәчтә капиталь ремонттан соң район мәдәният йорты ачылды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Тантаналы чара иҗат коллективлары чыгышы белән башланып китте. Бу бит бина гына түгел. Бу безнең яшь йолдызчыкларыбыз кабына, мөһим вакыйгалар уза, төрле яшьтәге кешеләр җыела торган урын.

Мәдәният йортын ачуда район башлыгы Рәис Сөләйманов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, шулай ук район халкы һәм оешма-учреждениеләр вәкилләре катнашты.

"Заманның барлык авырлыкларына һәм кыенлыкларына карамастан, мәдәният тармагын финанслауның иң мөһим аспектларының берсе булып, гадәттәгечә, муниципаль учреждениеләргә ярдәм итү – капиталь ремонт, матди-техник базаны ныгыту тора. Моның өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт – район мәдәният йортын яңартуга шактый акча бүлеп бирелде», - диде Рәис Сөләйманов.

Ул шулай ук төзүчеләргә башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде һәм район мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясаган «Стройсервис» ҖЧҖенә Питрәч районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Тантаналы өлештән соң кунакларга яңартылган бина буйлап экскурсия уздырдылар, концерт залының, балалар һәм өлкәннәр китапханәләренең мөмкинлекләрен күрсәттеләр, шулай ук иҗади коллективлар һәм студияләр белән таныштырдылар.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында талантлы балалар һәм яшьләргә ярдәм итүгә һәм шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International