Районга визиты вакытында Илсур Һадиуллин Богородский авылы мәктәбендә булды, анда быел капиталь ремонт үткәрелде.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры уку кабинетларын, рекреация зоналарын карап чыкты, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Мәктәптә барлык катларда да капиталь ремонт үткәрелгән: фундамент, цоколь һәм отмосткалар, түбә, түшәмнәр, кат ара түшәмәләр һәм идәннәр, тәрәзәләр, ишекләр. Шулай ук җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация, вентиляция системалары ремонтланган.

Җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган.

Эшләр республика программасы кысаларында 8 төр эш буенча башкарылды. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бинаны тулысынча яңартуга өстәмә акча бүлеп бирелгән. Район бюджетыннан территорияне төзекләндерү - асфальтлау өчен акча бүлеп бирелде.

Мәктәпләрне ремонтлау, уку өчен уңайлы шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International