Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз билбау көрәше буенча Россия Кубогында бронза медаль яулады.

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Җиңүчене котлыйбыз! 76 килограммнан артык авырлык категориясендә Илүзә Җәлалова өченче урынны алды.

Илүзә Питрәч районы комплекслы спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренер-укытучысы Чиндин Андрей Михайлович җитәкчелегендә шөгыльләнә. Ул спорт мастерлыгына кандидат.

Билбау көрәше буенча Россия Кубогы Кырым Республикасының Алушта шәһәрендә 17-21 сентябрьдә узды.

Спорт-массакүләм чаралар уздыру " Россия спорты "дәүләт программасының өстенлекле юнәлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International