2013 елгы яшүсмерләр хоккей командасы өченче сезонын Идел буе федераль округында башлады. Узган ел тренер Александр Евграфов тәрбияләнүчеләре, үз төркемендә уңышлы чыгыш ясап, «А» төркеменә сайлап алындылар.
Яңа сезонда егетләр беренче уеннарны уңышлы уздырдылар, анда алар Тольятти шәһәренең «Лада» командасы белән очраштылар, буллитлар буенча 4:3, 3:2 исәбе белән ике җиңү яуладылар. Питрәчлеләрнең алкаларын Данила Луньков, Наил Мифтахов, Дмитрий Черепанов, Мәгъсүт Хаҗипов кертте. Буллитларда - Даниил Сергеев, Тимофей Нефедов (2 кертелгән алка), Дамир Хәкимуллин.
🏒2015 елгы яшүсмерләр командасы бу ярышларга яшь буенча беренче тапкыр һәм инде читтә ике очрашу уздырды.
Ижевск шәһәренең «Ижсталь» командасы белән уеннар 4:7, 1:2, ә Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы» командасы белән 3:1, 4:2 исәбе белән тәмамланды.
Яшь хоккейчыларыбызга уңышлы һәм җиңүле уеннар телик, чөнки алар Питрәч районын дәрәҗәле ярышларда тәкъдим итәләр һәм Идел буе федераль округының эре шәһәрләре командалары белән лаеклы уйныйлар.
Балалар спортын үстерү "Россия спорты" дәүләт программасының өстенлекле юнәлеше булып тора.