2025 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән. Бу максатларга республиканың медицина учреждениеләренә 242 миллион сумнан артык акча җибәрелде, бу йөклелек, бала табу чорында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне һәм беренче елда балаларны профилактик күзәтүне тәэмин итте.
Электрон бала тудыру сертификаты хатын-кызлар консультациясенә, бала тудыру йортына яки балалар поликлиникасына беренче визит вакытында автомат рәвештә формалаштырыла. Аны рәсмиләштерү өчен булачак әнигә паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС бирергә кирәк. Медорганизация сертификатны исәпкә куелганнан соң бер эш көне эчендә төзи, ә бөтен мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта ачык була.
"2025 елда бала табу сертификатының гомуми бәясе 12 мең сум дәрәҗәсендә саклана. Әлеге акчалар максатчан рәвештә медицина оешмалары арасында бүленә: 3 мең сум — йөклелек вакытында хатын-кызны амбулатор күзәтүгә, 1 мең сум — хокукый, психологик һәм медик — социаль ярдәмгә, 6 мең сум-бала тапканда һәм бала тапканнан соң медицина ярдәменә, тагын 2 мең сум-беренче елда баланы профилактик тикшерүгә җибәрелә.",- дип ассызыклады ОСФРның Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).