Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

2025 елның 12 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! 

Бу көн җирдә эшләүчеләрне, терлекчелектә эшләүчеләрне, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Планета буйлап нинди генә техник алгарыш булмасын, авыл хуҗалыгыннан башка, хәтта иң заманча кешегә дә яшәү мөмкин түгел-безнең иртәгәге көнгә ышаныч сезнең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.

Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы тармагында көчле, хезмәт сөючән һәм намуслы кешеләр эшли. Сезнең һәрберегез үзенең бетмәс энергиясе һәм оптимизмы, иҗади сәләте белән таң калдыра. 

Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, бигрәк тә ветераннарга, җитештерү алдынгыларына чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә! Игелекле, авыр, әмма һәркемгә бик кирәкле хезмәтегез, профессиональлегегез, фидакарьлегегез, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. 

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс рухи көч, яңа уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International