Питрәч районында авыруларны иртә ачыклауга юнәлдерелгән халыкны диспансерлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Өлкәннәргә Диспансеризация 18 яшьтән башлап өч елга бер тапкыр үткәрелә. 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ул ел саен үткәрелә. 2025 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча районыбызның 11106 кешесе диспансеризация узган.
2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1,5 миллионнан артык кеше профилактик карау һәм диспансеризация узган.
2025 елда диспансеризация үтү буенча 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001, 2004 һәм 2007 елларда туган кешеләр керә.
Тикшерүгә дәүләт хезмәтләре аша яки Питрәч үзәк район хастаханәсе поликлиникасында язылырга мөмкин.
Диспансерлаштыру "Дәвамлы һәм актив тормыш" милли проекты буенча бушлай үткәрелә