Татарстанда агросәнәгать комплексында яшь белгечләргә ярдәм буенча бер тапкыр түләнә торган түләүләр 750 мең сум тәшкил итә.
Дәүләт ярдәменең әлеге чаралары АПК кадрларын әзерләү системасын яхшыртуга һәм аграр белем бирү статусын тиешле дәрәҗәгә күтәрүгә юнәлдерелгән.
Күрсәтелгән түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән башкарыла

Агымдагы елда шулай ук республика территориясендә «АПКда кадрлар» яңа федераль проекты гамәлгә ашырыла («азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проектының бер өлеше). Әлеге проектның төп бурычы - тармакны агросәнәгать комплексының кадрлар тотрыклылыгын формалаштыру өчен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү.