Агымдагы елда Татарстан Республикасының 638 кешесе ОСАГО полисы компенсациясен алды

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Быел СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге 638 инвалидка ОСАГО буенча компенсация күчергән. Түләү күләме иминият полисы бәясенең яртысын тәшкил итә.

Компенсация автомобиль куллануга медицина күрсәткечләре булганда бирелә. Бу хакта нәтиҗә инвалидлык белән кешене реабилитацияләү яки абилитацияләүнең индивидуаль программасында теркәлә.

Түләүне алу хокукы транспорт белән инвалид граждан үзе һәм полиска кертелгән башка икедән артык машина йөртүче идарә иткән очракта гына саклана. Аларның берсе законлы вәкил булырга мөмкин.

"Әгәр ОСАГО килешүен рәсмиләштергәндә СНИЛС күрсәтелгән булса, акчалар булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә күчерелә. Бу мәгълүмат булмаган очракларда инвалид кеше яки аның вәкиле социаль фонд клиент хезмәте яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә хокуклы", - дип билгеләде СФРНЫҢ Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Компенсация сорап полисның бөтен гамәлдә булу вакыты дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләүне билгеләү турындагы карарны Фонд белгечләре биш эш көне эчендә кабул итә, шуннан соң акча алучыга яки аның вәкиленә шул ук срокта килә.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International