
Терәк мәйданчыгы эше семинар - практикум формасында узды, анда районның мәктәпкәчә оешмаларыннан 40 педагог катнашты.
Эш барышында балалар белән ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрелде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны "ПиктоМир" цифрлы белем бирү мохите ярдәмендә программалаштыру нигезләренә өйрәтүдә кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.