"Хөрмәтле суд приставларының район бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Россия Суд приставлары институтына нигез салынуга 160 ел тулу белән котлыйм!
Суд приставлары хезмәте - иң мөһим дәүләт институтларының берсе, аның эш нәтиҗәлелегенә гадел хөкем сыйфаты, дәүләт һәм гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бәйле.
Сезнең һөнәрегез югары җаваплылык, принципиальлек һәм законны төгәл үтәүне таләп итә. Суд приставлары һәрвакыт профессионализм, чыдамлык һәм кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт белән аерылып тора.
Киләчәктә дә сез үзегезгә йөкләнгән бурычларны лаеклы үтәрсез, хезмәтнең абруен ныгытырсыз һәм хокук тәртибен үстерүгә ярдәм итәрсез дип ышанып калам.
Эшкә бирелгәнлегегез, намуслы хезмәтегез һәм коллективның бердәмлеге өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, оптимизм, яңа уңышлар һәм иминлек телим!"- диелә мөрәҗәгатьтә.