Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документлар әзерләү хезмәтеннән файдаланган һәм пенсия билгеләүгә гариза биргән. Бу эш түләүләрне вакытында һәм барлык расланган пенсия хокукларын исәпкә алып билгеләргә ярдәм итә.
Россия Социаль фонды белгечләре стаж һәм хезмәт хакы турындагы документларны, хезмәт кенәгәләрен һәм белешмәләрне дөрес тутыруны алдан ук тикшерәләр, шулай ук җитмәгән мәгълүматларны соратып алырга ярдәм итәләр. Бу булачак пенсия күләменә йогынты ясый торган барлык стажны һәм мәгълүматларны ул билгеләнгәнче үк исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
Республика халкы пенсия билгеләү турында гаризаны үзләренә уңайлы ысул белән — шәхсән социаль фонд клиент хезмәтендә, күпфункцияле үзәк аша яисә «Госуслуги»порталы ярдәмендә бирә ала.
"Татарстанда 120дән артык клиент хезмәте һәм МФЦ бар, аларда социаль фондның барлык хезмәтләрен алырга мөмкин. Шул ук вакытта халык электрон форматны ешрак сайлый: гаризаларның 76% ы "Дәүләт хезмәтләре"Порталы аша бирелә. Мондый ысул уңайлы, вакытны экономияли һәм пенсияне яисә башка түләүләрне визитларсыз рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны карау биш эш көненә кадәр вакыт ала, ә белешмәләрне төгәлләштерү таләп ителсә — срок озайтылырга мөмкин. Барлык документлар алдан әзерләнгәндә, билгеләнү тоткарлыксыз һәм еш кына билгеләнгән регламенттан тизрәк уза.
Пенсия билгеләнгәннән соң граждан хәбәрнамә ала. Әгәр гариза онлайн бирелгән булса, хезмәт күрсәтү турында хәбәр «Госуслуги»порталында шәхси кабинетта пәйда була.
Пенсия билгеләүгә документлар әзерләү өчен үзең белән паспорт, хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, белем турында дипломнар, никах һәм бала туу турында таныклыклар булу да җитә.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).