2025 елның 28 ноябрендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын –кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе".
2025 елның 28 ноябрендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;
- чакырылыш тәртибен бозу турында;
- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;
- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;
- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;
- хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә.
-
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре
«Мәрхәмәт – шәфкать» ТР, ТР Прокуратурасы,
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы,
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы,
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы,
«Татарстан Республикасы авиациясенә, армиясенә һәм флотына ярдәм итүнең ирекле җәмгыяте (ДОСААФ)»региональ иҗтимагый-дәүләт оешмасы,
«Муниципаль берәмлекләр советы»ассоциациясе,
Татарстан Республикасы «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» АКБО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International