Татарстан Республикасында 11 меңнән артык баланың ата-анасы ай саен ана капиталы акчаларыннан түләүләр ала

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге ярдәм чарасы 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр алуга 49 280 гариза кабул ителгән. Программа башланганнан бирле СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге балалы гаиләләргә 3 миллиард сумнан артык акча күчергән. 2025 елда 11 286 баланың әти-әниләре әлеге ярдәмне ала алган инде. Ел башыннан бу максатларга 793 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.

"Айлык түләү ата-аналарның икесенә дә яшәү минимумы бер кешегә 30 146 сумнан түбән булган гаиләләргә билгеләнә. Түләү күләме аена 14 621 сум тәшкил итә, бу балага төбәктә гариза бирү датасына билгеләнгән яшәү минимумына туры килә. Бүгенге көндә түләүгә ихтыяҗ зур, чөнки ул ата – аналарга балага агымдагы чыгымнарны үтәргә булыша һәм сабыйның беренче елларында гаилә бюджетына ярдәм итә», - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Айлык түләүне алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Фонд яки КФҮ клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Һәр балага аерым гариза бирелә. Фонд белгечләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә ала.

Әгәр гариза бала туган көннән алып алты айдан да соңга калмыйча бирелгән булса, гаилә туган айдан бирле акча ала. Күрсәтелгән срок тәмамлангач мөрәҗәгать иткәндә түләү гариза бирелгән айдан билгеләнә. Түләү 12 айга билгеләнә, шуннан соң гаризаны кабат — билгеләнүнең агымдагы чорының соңгы аенда тапшырырга мөмкин.

Акчалар алдагы ай өчен күчерелә һәм ай саен 5 нче числоны алучылар счетына керә. Әгәр бу дата ял яки бәйрәм көненә туры килә икән, түләү аның алдыннан — соңгы эш көнендә башкарыла.

Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International