
Татарстанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына йомгак ясалды. 30 җиңүче арасында-Шигали авыл җирлегенең «Царево утары» торак комплексында урнашкан «Ивушка» балалар бакчасы да бар.
2013 елдан бирле үткәрелә торган Конкурс билингваль белем бирүне популярлаштыруга һәм балаларга республиканың дәүләт телләрен өйрәтүче иң яхшы педагогларны бүләкләүгә юнәлдерелгән. Быел грант өчен 31 муниципалитеттан 35 мәктәпкәчә учреждение көрәште.
Конкурска нигез салынганнан бирле Татарстанның 238 мәктәпкәчә оешмасы Грант иясе булды. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла.