Кунаклар арасында РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Максим Корольков, РФ Төзелеш министры урынбасары Алексей Ересько, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Төзелеш министры Марат Айзатуллин, ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков бар иде.
Делегация «НПК БИОТЕХИНЖИНИРИНГ» ҖЧҖнең җитештерү процессы һәм Кощаково авылында чистарту корылмалары эше белән танышты.
Кощаково авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм башка социаль объектлар эшли һәм үзәк су системасына тоташтырылган. Шулай ук 1937 абонент үзәк су агызу системасына тоташтырылган.
«Экология» милли проекты (2025 елдан «экологик иминлек») һәм «Иделне савыктыру» федераль проекты ярдәмендә 2021 елда Кощаково авылында яңа биологик чистарту корылмалары төзү эшләре башкарылды, аларның егәрлеге тәүлегенә 400 м3 тәшкил итә. Фактик приход тәүлегенә 300 м3.
