Ленино-Кокушкино авылында бүген акция узды - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле территориясендә наратлар утырттылар.
Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында аерым мәгънәгә ия була. Агач утыртуда катнашкан активистларга, волонтерларга, оешма хезмәткәрләренә һәм битараф булмаган халыкка аерым рәхмәт сүзләре!
Чараның максатлары «Яшьләр һәм балалар»милли проекты өстенлекләренә туры килә.