2025 елның 26 ноябрендә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Алар белән коррупцияне кисәтү чаралары, шул исәптән җирле үзидарә органнары ведомствосындагы оешмалар тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау, булдырмау һәм җайга салу чаралары, 2025 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре, Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаның үтәлеше турында фикер алыштылар. Яшьләр үзәге, ФОРПОСТ һәм комплекслы спорт мәктәбе коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар үткәрүдә актив катнашалар, мәсәлән, яшьләр үзәге хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино мәктәбендә коррупциягә каршы «Гадел квиз» уенын, «Без коррупция турында нәрсә беләбез» дип аталган квест-уенны шугалак филиалы студентлары белән үткәрделәр. Шулай ук берләшмәләргә йөрүче тәрбияләнүчеләр белән "Коррупция – җәмгыятькә куркыныч" мәгълүмат сәгате һәм "Коррупция юк" интеллектуаль-танып белү викторинасы уздырылды. Коррупциягә каршы лозунглар астында 2 спорт ярышы уздырылды.

