Быел безнең «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килгән фестиваль берьюлы берничә мөһим вакыйгага багышланды: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм Петр Гавриловның тууына 125 ел тулуга.
Тарихи сугышларның өч масштаблы реконструкциясе фестивальнең үзәк вакыйгалары булды:
"Мин - ныгытма, сугыш алып барам" (Брест ныгытмасын саклау эпизодлары, 1941 ел);
"Вторжение" (Бөек Ватан сугышы башлануны торгызу);
"Кенигсберг диварлары янында" (1945 елның язы сугышлары).
Быелгы чарада бөтен Россиядән һәм чит илләрдән реконструкторлар катнашты. Сугыш чоры атмосферасын дөрес тапшыруга аерым игътибар бирелде – солдатларның форма һәм кирәк-яракларыннан алып техника һәм көнкүреш үрнәкләренә кадәр.
Фестиваль ел саен Питрәч районының Әлбәдән авылында уза.
Фестиваль командасын бу җиңү белән котлыйм 💐 👍
