

Ул безгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген искә төшерә. Сәламәтлеге нинди булуга карамастан, һәр кешенең җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булу, белем, һөнәри күнекмәләр алу, район тормышында катнашу, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуы бик мөһим.
«Без бергә - Мы вместе» XVII район сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗаты фестивалендә катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Харитонова сәламләде.
Барлык катнашучылар, ә алар 60 ка якын иде, бу гүзәл фестивальнең вокал, нәфис сүз, нәфис-гамәли сәнгать кебек номинацияләр буенча лауреатлары булдылар.
Питрәч авылының «Кайгырту» комплекслы үзәгендә шөгыльләнүче «Сердәш» вокаль ансамбле икенче ел рәттән Гран-при иясе булды💐