Каһарманнарга һәм аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләрен җиткерергә районда яшәүчеләрнең күбесе килде.
Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова чыгыш ясады.
Бу кичне сәхнәдә мәдәният бүлеге җитәкчелеге чакыруы буенча үз программасы белән «ПараФраз»вокаль ансамбле,шулай ук балалар вокаль коллективлары һәм Кощаково мәдәният йортыннан «Гретта» үрнәк хореография коллективы чыгыш ясады.
Алар белән иҗат берлегендә «Селяне» ВИА, Валентина Ямщикова, «Алгоритм» лицееның балалар коллективы һәм «Сәяхәт» үрнәк хореография коллективы катнашты. Якташыбыз Игорь Дмитриевның бу тантанага махсус килүе барыбыз өчен дә аеруча шатлык булды.
Кичәге кичнең кайбер моментлары безнең видеоларда 👍 🔥